БУЫННАР БӘЙЛӘНЕШЕ
"Буыннар бәйләнеше"(Преемственность поколений")проекты кысаларында,Халыклар дуслыгы йортында Төбәкчеләр берлеге-Түбән Кама районы авыллары тарихларын өйрәнүчеләр җәмгыятенен 2025 ел нәтиҗәләре буенча йомгаклау чарасы - җәмгыять җ тәкчесе Айдар Хәмзиннен "Ташлык.Мәзәкләр.Шигырьләр.Бәетләр" китабын тәкьдир итү чарасы узды.Төбәк тарихын өйрәнүчеләр,бүгенге көндә үз авыллары турында китап чыгару өстендә эшәүчеләр,төбәк иҗтимагый оешмалар әгьзалары Айдар әфәндене төбәк тарихында зур әһәмияткә ия әлеге басма чыгу белән тәбрик иттеләр,китапта исемнәре кергән шәхесләрнен,аларнын якыннарынын чыгышлары чарага ямь һәм тирән эчтәлек өстәде.Үз авыллары тарихлары өстендә эшләүчеләр өчен кинәш, методик ярдәм ролен дә үтәде.