Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Дөреслекне бел!"

1  декабрь календарь битләренә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак кереп калган. Ул 1988 елдан башлап билгеләп үтелә. Авыруга каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала.

Әлеге истәлекле көнне без дә читләп үтмәдек: китап күргәзмәсе әзерләдек. Замана афәтенә әверелгән чирдән ерак тору өчен нишләргә, аның турында ниләр беләбез – укучыларга шулар хакында сөйләдек.