Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

«Татарча диктант Яз»

Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханә коллективы "Бөтендөнья күләм "Татарча диктант "Яз"" акциясенә кушылып, тел өлкәсендә үзләренең белемнәрен тикшерделәр.

 

Татар телендә хатасыз язу күнекмәләрен, хаталар өстендә эшләү өчен Каюм Насыйриның "Кабуснамә" хикәятен диктант итеп яздылар.

 

Чараның спикеры булган китапханәбез мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина иң элек Насыйриның бу әсәренең исеме ни аңлатканын (символлы төшләр дигәнне аңлата икән) аның язылу тарихын бәян итте. 11 гасырның төрек әсәреннән К.Насыйриның ирекле тәрҗемәсе булган әлеге хикәя авыр язылышлы, борынгы телдән кергән берничә аңлаешсыз сүзләре белән бераз кыенлык тудырса да, җыеп әйткәндә, диктантны уңышлы гына язып, "5"ле билгеләренә лаек булдык.