«Ерагайган саен якыная Насыйриның үлмәс мирасы»
Шәһәребезнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре көче белән оештырылган, "Түбән Кама китапханәләр системасында 2025 ел - Каюм Насыйри елы"н йомгаклау чарасы "Ерагайган саен якыная Насыйриның үлмәс мирасы" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чара зур оешканлык, яхшы әзерлек белән шәһәр мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар бакчаларының татар телле тәрбиячеләре һәм татар телле китапханәчеләр катнашында бер тында узды.