КАЮМ НАСЫЙРИ - КИҢКЫРЛЫ ШӘХЕС
Ә сез беләсезме икән: күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның үз куллары белән казыган коесы бүген дә Кече Шырдан халкын шифалы суы белән сөендерә. Галим акчасына төзелгән мәчеттән яңгыраган азан тавышы авыл халкын биш вакыт намазга чакыра.
Әйе, Каюм Насыйри турында без белмәгән кызыклы фактлар байтак. Аның тормыш юлы һәм иҗаты, үзе казып калдырган кое төсле, тирән һәм төпсез. Шәһәребезнең педагогия көллиятендә белем алучы яшьләргә галим турында сөйләгәннәребез әнә шул коедагы бер тамчы булгандыр, бәлки. Әмма алар мәгърифәтчене киңкырлы шәхес буларак күзалларга ярдәм итте, аның иҗатына һәм фәнни эшчәнлегенә кызыксыну уятты. Очрашу "Пушкин картасы" проекты кысаларында үтте.
Күркәм гадәт буенча чара ахырында студентлар китапханәче апалары әзерләгән викторина сорауларына да җавап бирде. Иң-иңнәр исә татлы бүләкләргә лаек булды.
Сегодня для студентов педагогического колледжа состоялся час истории, посвященный жизни и творчеству просветителя, ученого Каюма Насыри.