Китап күргәзмәсе
13 октябрьдә күренекле татар шагыйре, язучы, журналист Җәүдәт Дәрзамановның туган көне – исән булса, аңа 80 яшь тулган булыр иде.
Балалар шагыйре сыйфатында ул шактый иртә – 70нче елларда ук таныла. Төрле юнәлешләрдә актив эшчәнлек алып баруга карамастан, нәкъ шул сыйфатта зур уңышларга ирешә. Җәүдәт Дәрзаманга татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе исемнәре бирелә.
Җәүдәт Дәрзаман иҗаты гадилеге белән матур һәм кадерле. Шигырьләрендә шагыйрь балаларга сез шундый булыгыз, болай эшләгез, дип акыл өйрәтми. Өлкәннәрне хөрмәтләргә, кисәтү ясасалар, орышсалар, каршы әйтмәскә, түзәргә һәм гаебеңне танырга кирәклеген ул кырмыскаларның эш-гамәлләре ярдәмендә аңлата.
Җәүдәт абыйларының китапларын китапханәбезгә йөрүче нәни укучылар да бик яратып укый. Сөекле шагыйребезнең 80 еллыгы уңаеннан әзерләнгән күргәзмә белән дә бик теләп таныштылар, китапханәче апалары сөйләгәннәрне тын да алмый тыңладылар.