ЯҢА КИТАП
Ә бездә сөенче!
Китапханәбез фонды яңа китап белән тулыланды! Танылган шагыйрь, язучы, журналист, икътисад фәннәре докторы, бакчачы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Фарсель Зыятдиновның яңа гына табадан төшкән "Мин килермен әле кабат" китабын китапханәбезгә аның тормыш иптәше, шәһәрдәшебез Венера апа бүләк итте.
Сүз уңаеннан: әлеге җыентыкны да Венера апа төзегән. Ул Казанның "Яз" типографиясендә нәшер ителгән. Анда әдипнең моңа кадәр беркайда да басылмаган шигырьләре, истәлекләре, аның турында язмалар тупланган.
Аз тираж белән басылган җыентык Фарсель абыйның туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләренә таратылган.
https://vk.com/wall-212012128_3740