Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җиңәсе иде!"

Ел саен 3 октябрьдә исерткеч эчемлекләргә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аны дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтәләр икән. Чынлыкта, бу бәйрәм көне түгел. Кешеклек җәмгыятен упкынга алып баручы афәт турында тагын бер кат искә төшерү, аның белән бәйле бихисап проблема-кимчелекләргә игътибар арттыруны күз уңында тота ул.

Китапларны өйгә бирү бүлегендә ачылган чираттагы күргәзмәне нәкъ менә шушы көнгә багышладык. Укучыларыбызга сәламәт яшәү рәвеше алып баруның әһәмияте турында сөйләдек. Игътибар белән тыңладылар, үз фикерләрен әйттеләр. Сүзләребезне бигрәк тә яшь буын вәкилләре күңелләренә салып куйсын иде, дигән теләктә калабыз.