“Ялтырачы күктә, өмид йолдызым, сиңа төбәлгән күңелем күзе”
19 октябрьдә шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Заһидә Бурнашеваның (иҗади тәхәллүсе – Гыйффәт Туташ) тууына 130 ел тулды.
“Ялтырачы күктә, өмид йолдызым,
Сиңа төбәлгән күңелем күзе”, – дип яза ул 1913 елда дөнья күргән бер шигырендә. Нәрсә турында өметләнгән һәм хыялланган икән шагыйрә? Рязань өлкәсенең Әҗе авылында сәүдәгәр гаиләсендә туып үскән кызчык язмышының нинди буласын ата-анасы инде күптән хәл итеп куйган: кияүгә чыгып, балалар үстерү, баш-аягы белән тормыш мәшәкатьләренә чуму... Тик кызның һич кенә болай яшисе килми: гыйлем туплау, дөнья күрү турында хыяллана ул. Татар хатын-кызларының изелеп, куркып яшәүләренә җаны әрни, аларның үз сүзе, фикере булмауларына хафалана. Аһ, кодрәтеннән килсәме, күзләрен ачтырыр, дөньяның бик күп матур якларын күрсәтер иде ул аларга!
Әлеге уй-теләкләрен шагыйрә шигырьләрендә дә ачык тасвирлый. Татар хатын-кызларының тигез хокуклыкка, гаделлеккә омтылышын чагылдырган бу шигырьләр бигрәк тә гүзәл затлар арасында зур теләктәшлек таба.
Болар һәм язучының тормышы, иҗат юлына багышланган тагын күп кенә кызыклы мәгълүматлар белән китапханәбезгә килүчеләрне дә таныштырдык. Кызганыч, Гыйффәт Туташның шигырь җыентыклары фондыбызда юк. Әмма аның кайбер иҗат җимешләре белән китапханәбездә саклана торган вакытлы матбугат битләреннән танышырга мөмкин. Заһидә Бурнашеваның тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмәдә укучыларыбызга шундый мөмкинлек тә тудырдык.