Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ: КАЮМ НАСЫЙРИ"

Шәһәребезнең "Сөләйман" кафесында "Татар зыялылары: тарихи портретлар" циклы кысаларында уза торган очрашуларның чираттагысы үтте. Ул Каюм Насыйрига багышланды.

 

Мәгърифәтче, дин белгече, тел галиме, язучы, мөгаллим... Барысы да санап үтелдеме икән дисәк, Каюм Насыйриның киңкырлы шәхес булуына инану өчен югарыда әйтелгәннәр дә җитә сыман.
Әйе, аның хезмәт куйган өлкәләрен санап бетерү мөмкин түгел. Энциклопедия жанрына, татар әдәби теленә нигез салучы, беренче сүзлекләр, календарьлар авторы... Шуларга үз куллары белән ясаган музыка уен коралларында оста уйнавын, менә дигән балта остасы булуын да өстәргә кирәк. Алай гынамы: паралич суккач, үзен-үзе электр белән дәвалап аякка бастырган, шифалы үләннәрдән ясаган дарулары, файдалы чәйләре белән авылдашларын савыктырган Каюм Насыйри ул.