Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

НӘРСӘ? КАЙДА? КАЙЧАН?

Менә бүген, безнең китапханәбездә яңа форматта оештырылган "Нәрсә? Кайда?Кайчан?" дип исемләнгән интеллектуаль уены үтте.
Берләшмәбез күләмендә игълан ителгән Каюм Насыйри елын йомгаклар алдыннан галимебез турында китапханәчеләребезнең белемнәрен бераз яңарту, әлеге чарага әзерлек буларак оештырылган уеныбыз чыннан да гөрләп узды. Китапханәчеләребез биш командага бүленеп Каюм Насыйри тормышына һәм иҗатына кагылышлы сорауларга җавап биреп, эрудициядә көч сынаштылар. Уенның шартлары гади: ике турдан, һәр тур кызыклы нечкәлекләргә бай 10 сораудан торды. Бу исә катнашучыларның барысына да мәгърифәтченең иҗатына чумарга мөмкинлек бирде.
Финал нәтиҗәләре буенча иң көчле ике команда билгеләнгәннән соң, "Заһидә" һәм "Зөләйха" командасы үзара көч сынашты. Шулай итеп җиңүне "Зөләйха" командасы яулады.
Барлык катнашучыларны да әлеге уенда катнашулары, көч сынашулары белән тәбрик итәбез. Мондый төр уеннар, әлбәттә, хезмәттәшләр арасында үзара ниндидер җылы мохит тудыра.
Шундый уңайлы форсат килеп чыгуына без үзебез бик куандык. Килгән һәрбер китапханәчегә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Мондый кызыклы төр чараларның алга таба да кабатлануын, дәвамлы булуын теләп калыйк.

https://vk.com/wall-212012128_3689