"Мәңгелеккә күчсәләр дә, җырда кала егетләр..."
Шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәрләре көче белән Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә оештырылган чара, 2025 ел-Ватанны саклаучылар елы кысаларында, махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган Илнур Закировка багышлап иҗат ителгән "Энекәш" повестын Түбән Кама китап укучыларына тәкъдим итү чарасы искиткеч җылы, күңелнең иң нечкә кылларына кагылып, күп вакытларга истә калырлык булып узды. Китап авторы, "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары баш мөхәррире Гелюся Закированың җылы истәлекләре, һәлак булган Илнур Закировның сугыш барган җирләрләрдән төшереп җибәргән видеоязмалары, "Илһам" эстрада төркеме җитәкчесе Ильяс Шәяхмәтовның китаптан алынган Илнур монологы, МХО операция сугышчылары гимнына әйләнгән "Киек каз юлы" җыры, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган тетрәндергеч шигъри композиция очрашу-тәкъдим итү чарасын онтылмаслык итте. Чарада катнашкан һәркем үзе өчен бик күп файдалы мәгълүмат алды, милләте, аның Илнур Закиров кебек батыр уллары өчен горурлану хисләре кичерделәр. Очрашу кичәсеннән күңелләр сафланып, киләчәккә өмет уянып, оештыручыларга рәхмәт хисләре белән таралыштылар.