СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ!
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
"Бирешмә!" – дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә, –
дип язган иде яраткан шагыйрәбез Резеда апа Вәлиева укытучысына багышлаган бер шигырендә. Ел саен октябрьнең беренче якшәмбесендә әлеге игелекле һөнәр ияләре үзләренең күркәм бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу матур датаны без дә игътибарсыз калдырмадык: китапларны өйгә бирү бүлегенең нәкъ түрендә “Укытучым, синең исемең белән...” күргәзмәсе килгән берсен үзенә җәлеп итә. Анда укытучылар, мәктәп тормышына багышланган китаплардан тыш, мөгаллимнәр өчен нәшер ителүче журналлар белән дә танышырга мөмкин. Килегез, укыгыз, мәктәп еллары белән бәйле матур хатирәләрне күңелегездә яңартыгыз! Ә инде укытучыларга авыр һәм җаваплы эшләрендә уңышлар, сабырлык һәм игелекле укучылар теләп калабыз.