Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Авылым тарихы - халкым язмышы"

Быел Түбән Кама районы оешуга 60 ел тулды. Шәһәребез дә, районыбыз да яшь булуга карамастан, бай тарихлы авылларыбыз белән чын-чынлап горурлана алабыз. XIII гасырда Идел Болгарының көнчыгыш чикләре саклап торган ныгытмалы Кызыл Чапчак авылы, XVI гасырда татар морзасы Үрәкәевнең утары булып торган Ширәмәт авылы (Богородское), 1666 елда мөселман диненнән булган Мөхәммәтнең Николай Чудотворец иконасын тапкан Изге чишмә авылы, шәһәребез төзелешенә килгән беренче чана-трактор поездын каршы алучы Актүбә белән Чәбья авыллары һ.б. бик күп салаларны язып үтәргә мөмкин. Районыбызда 70ләп торак пункт бар. Һәвәскәр тарихчы Мансур Ганиев төзегән районыбыз шәҗәрәсенә нигеләнеп, 39 авыл инде юкка чыккан дип исәпләнә. Һәр авылның - үз тарихы, аны югалтмаска иде. Бүгенге көндә авылларга багышланган 17 китап нәшер ителгән, гәҗит-журналларда мәгълүматлар, хатирәләр басылын чыккан. Бүген шул бай мирасыбыз белән таныштырырга дип, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре шәһәрдәшләребезгә һәм Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашучы кунакларга "Авылым тарихы - халкым язмышы" исемле күргәзмә тәкъдим итте. Халык иҗаты йортының фойесында урнашкан күргәзмә зур кызыксыну уятты.