"Син үз шәһәреңне беләсеңме?"
Безнең, Түбән Кама халкы өчен иң матур, уңайлы шәһәр - ул безнең яшь, төзек Түбән Кама шәһәре. Бүген Түбән Каманың 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен туган көне алдыннан "Иң матур шәһәр" туган якны өйрәнү чарасы узды. Китапханә хезмәткәрләре Түбән Каманың тууы, аның атаклы шәхесләре һәм безнең шәһәр урамнары исемнәре кайдан барлыкка килүе турында сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә балалар "Син үз шәһәреңне беләсеңме?" дигән викторинада катнаштылар. Хөрмәтле педагоглар, әгәр сез дә укучыларыгыз туган шәһәре, туган крае, атаклы шәхесләр турында күп кенә кызыклы фактлар белүләрен теләсәгез - безне чакырыгыз. Без рәхәтләнеп җавап бирербез!