"Кулыңнан гөлләр тама"
Миллилек, затлылык һәм тирән эчтәлек. 28 августта Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында гөрләгән "Туган туфрак нигезем" әдәби фестивале шул ягы белән истә калыр, мөгаен. Ә Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре үткәргән осталык дәресе аның матур бизәгенә әйләнде.
Китапханәче кызлар бәйрәмгә килүчеләрне изү тегәргә өйрәтте, аның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Шунысы игътибарга лаек: дәресебез олысында да, кечесендә дә зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә мәйданчыгыбыздан кеше өзелмәде. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә үз итте аны. "Татарстан - уртак йортыбыз. Шуңа күрә бер-беребезнең мәдәниятен белеп, хөрмәт итеп яшәргә тиешбез.
Ә мондый осталык дәресләре яңа шөгыль үзләштерергә өйрәтеп кенә калмый, белем сандыгыбызны кызыклы, файдалы мәгълүмат белән дә баета", - диде фестивальгә Яр Чаллы шәһәреннән килеп, изү тегәргә өйрәнеп киткән бер гаилә.