Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Туфанга тиң Туфан"

Аның кебек туры сүзле, зирәк кешеләр милләтебезгә бик кирәк. Ул җитми... Күренкеле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында күпләр, сагынып, шулай ди. Чыннан да, халкым дип җан атып яшәгән олпат шәхесләребезнең берсе иде ул. Исән булса, 25 августта 90 яшен тутырыр иде.

Туфан абый арабыздан 77 яшендә үзеннән соң гаҗәеп бай мирас калдырып китте. Фондыбызда саклана торган китаплары – шуларның кечкенә генә бер мисалы. Шөкер, укучыларыбыз аларга тузан кундырмый. Әдипнең 90 еллыгы уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсен дә яраттылар. Монда чордашларының язучы турында җылы хатирәләрен укырга, Туфан абыйның әти-әнисе турында якты истәлекләре белән дә танышырга мөмкин булды.