Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Җәлилчеләр батырлыгын онытмыйк!"

25 августта барлык татар дөньясы җәлилчеләрне искә алды. 1944 елның нәкъ менә шушы көнендә Берлинның Плетцензее төрмәсендә гильотина балтасы Муса Җәлилнең һәм аның ун көрәштәшенең гомерен өзә. Алар барысы да Идел-Урал легионында эшләүчеләр, фашистларга каршы яшерен оешма төзеп, тоткыннар арасында идеологик эш алып баручы патриотлар була. Төрле һөнәр ияләре: язучы, журналист, инженер, укытучы... Әмма барысын да туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык берләштерә. Ә аларның батырлыгы совет халкының фашизмга каршы көрәштә күрсәткән рухи бөеклек символына әверелә.

Әлеге истәлекле датаны, билгеле инде, без дә читләп үтмәдек. Җәлилчеләргә багышлап әзерләнгән күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады.