"Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар" китабы белән танышыгыз
"Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк"
Ш. Мәрҗани
Татар халкының гаилә-көнкүреш йолалары асылын аңлатуга йөз тотып язылган әлеге хезмәт бик күпләргә кабат үз нәселләрен барларга, балаларын, оныкларын татар рухында тәрбия кылырга, туган-тумачалары белән дустанә яшәү рәвешен тагын да ныгытырга ярдәм итәр, халкыбызның буыннан-буынга сакланып, әле дә булса үтәлеп килгән кануннарына буысынып, телебезне, динебезне, милли йөзебезне үзебезгә хас югарылыкта тотарга мөмкинлек бирер дигән өметтә калабыз.