ХАЛЫКАРА СВЕТОФОР КӨНЕ
ХАЛЫКАРА СВЕТОФОР КӨНЕ 5 августта Халыкара светофор көне - юл хәрәкәте тарихында иң мөһим уйлап табуларның берсенә багышланган бәйрәм билгеләп үтелә. Әйе, әйе! Светофорның да туган көне бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне формалаштыру һәм ныгыту, балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан, Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «светофор дәресләре»дигән танып-белү программасы үткәрелде. Яшь түбәнкамалылар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен һәм светофорларның нинди төрләре булуын белделәр, хәрәкәттә машиналар гына түгел, җәяүлеләр дә катнашуын ачыкладылар. Ә светофор-урамны кичкәндә төп ярдәмче. Соңыннан китапханәчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча викторина үткәрделәр һәм китап күргәзмәсе белән таныштырдылар.