УКУЧЫБЫЗ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ
Китапханә - китаплар саклана торган урын гына түгел, газета-журналлар "яшәгән" җир дә. Ә бездә аларның ниндиләре генә юк: татар һәм рус телләрендә чыгып килүче әдәби-нәфис, фәнни, иҗтимагый-сәяси һ.б.лар, һ.б.лар... Түбән Кама төзүчеләренең "На стройке" газетасы архив саннарын да, "Нефтехим", "Татшина" кебек эре сәнәгать предприятиеләренең корпоратив басмаларын да күрергә мөмкин. Шәһәребездә озак еллар дәвамында нәшер ителеп, туган төбәгебез тарихын, тормышын чагылдырган "Нижнекамская правда" (элекке "Ленинская правда"), аның дубляжы булган "Ленин нурлары" газеталары да саклана китапханәбез киштәләрендә.
"Ленин нурлары" дигәннән, әле шушы көннәрдә генә китапханәбезгә Нәфисә апа Дәүлиева килеп, газетаның ун еллык тегелмәсен сорап алды. Түбән Кама баларына татар теле һәм әдәбияты укыткан ул. Бүген лаеклы ялда. Шуңа да карамастан кул кушырып утырырга вакыты юк: якташлары белән игелекле һәм җаваплы эшкә тотынган. Хәер, бу хакта үзе сөйләсен әле.