САЛИХ БАТТАЛ - үз халкының данлыклы улы.
Салих Баттал (Салихҗан Вазыйх Улы Батталов) (1905-1995) Танылган прозаик, талантлы шагыйрь һәм драматург, татар әдәбиятында онытылмас эз калдырган шәхес. Ул гомере буе милли яңарыш, үз халкының бәйсезлеге һәм милләтләрнең тигез хокуклы булуы яклы була.
Татар халкының данлыклы улы тууына 120 ел булу уңаеннан, иҗатына багышланган китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды.
Укучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән язучының иҗатын чагылдырган материаллар белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар.