Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

«Наркомания-киләчәксез тормыш»

Кешенең иң кыйммәтлесе-ул тормыш, ә аның тормышында иң кыйммәтлесе – Сәламәтлек, аның өчен бөтен көчең белән көрәшү актуаль гына түгел, ә икътисадый яктан да, тормыш өчен дә кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше-заман таләбе. Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру проблемасы халык арасында, бигрәк тә яшьләр арасында актуаль проблемаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага һәм абруйга әйләнде. Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә Кол Гали исемендәге Милли - туган якны өйрәнү китапханәсендә "Наркомания-киләчәксез тормыш"дигән күргәзмә-күзәтү оештырылды. Укучылар игътибарына зарарлы гадәтләрне профилактикалау буенча китаплар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше турында китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмә яшүсмерләргә күп кенә сорауларга җавап бирергә ярдәм итәчәк: наркотикларга бәйлелектән ничек качарга, Наркотикларга «ЮК»дип әйтә алуыңа ышанасыңмы?