Камил Кәримов - 75 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.
Бүген, 1 июльдә, күренекле язучы, нәфис сүз остасы Камил Кәримов үзенең гомер бәйрәмен – 75 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.
Гади, җор телле, һәрвакыт көр күңелле Камил абый ул! Моннан берничә ел элек Түбән Кама укучылары белән очрашуга килгән чакларын бүген дә сагынып искә алучылар бардыр. Без дә сагынабыз. Һәм яраткан әдибебез белән якын киләчәктә яңа очрашулар насыйп булсын дип телибез. Ә әлегә аның китапларын укып, һәр фикерен күңелебез аша үткәреп, Камил Кәримов дигән кабатланмас дөньяның серләренә ныграк төшенергә тырышабыз.
Язучының юбилее уңаеннан зур булмаган китап күргәзмәсе оештырып, Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килгән түбәнкамалыларны да таныштырдык. Беренче булып яныбызга Наилә апа Сибатова килеп, күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмаларны карап китте. “Укырга яратам. Камил Кәримовның сәхнә тоткан чакларын бүген дә хәтерлим. Тыңлап туеп булмый иде үзен”, – дип искә алды ул.
Камил Кәримов иҗатына багышланган күргәзмә китапханәбездә атна ахырына кадәр эшләячәк. Сез дә килеп, күреп китегез әле!