Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Китап пикнигы

Сез дә безнең кебек пикникка йөрергә яратасызмы ул?Моның өчен исә яхшы кәеф шифалы үлән чәе һәм.... әлбәттә, яраткан китабың, я булмаса газета-журнал булу шарт! Ә китапханәбездә аларның ниндиләре генә юк: әдәби-нәфис, фәнни-популяр басмалар, нәниләр, мәктәп укучылары, яшьләр өчен... Төрле һөнәр ияләре дә күңелләренә хуш килердәен таба алачак. Алар белән Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркына килгән шәһәрдәшләребезне дә таныштырдык. “Китап пикнигы” өлкәннәрдә дә, балаларда да кызыксыну уятты. Малайлар һәм кызларның китап геройларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен дә тикшердек әле. Сынауны барысы да “бишле”лек үттеләр.
Китап сөюче кадерле дуслар! Фондыбыз даими рәвештә яңарып тора, атна саен газета-журналларның яңа саннары килә. Рухи дөньягызны баетырга теләсәгез, заман сулышын тоеп яшим дисәгез, китапханәбезгә рәхим итегез!