Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

КОРБАН ГАЕТЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Кадерле укучыларыбыз! Сезне мөселманнарның иң зур бәйрәмнәреннән саналган Корбан гаете белән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә гаиләләребезгә - бәрәкәт, илләребезгә иминлек, муллык бирсен! Сезнең барыгызны да "Гаилә" паркында, Корбан гаете уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында көтеп калабыз. Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре әзерләгән китап күргәзмәсен дә күрми китмәгез. Милли бәйрәмнәребез, танылган мәгърифәтчеләр, шанлы тарихыбызга багышланган китаплар беркемне битараф калдырмас.