"Сугыш. Мылтык. Шигърият"
“Сугыш. Мылтык. Шигърият”... Танылган шагыйрь Нур Баянның тууына 120 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсен шулай атавыбыз юкка түгел: хәрби корал белән түгел, Бөек Ватан сугышы елларында үткен каләме белән сугыша ул дошманга каршы.
Шагыйрь Нур Баян 1945 елның 23 апрелендә Альп таулары итәгендә барган каты сугышлардар һәлак була. Аны үзе җитәкчелек иткән дивизия газетасы хезмәткәрләре һәм сугышчылар зур хөрмәт белән җирлиләр. Альп таулары итәгендәге кабергә мәрмәр такта куела, анда татар халкының батыр улы, подполковник Нур Галимович Баянның батырларча һәлак булуы турында языла.
Кызганычка каршы, безнең көннәргә кадәр шагыйрьнең барлык шигырьләре дә килеп җитмәгән. Газета-журнал битләрендә дә әлләни күп мәгълүмат табармын димә. Әмма татар шигъриятен үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Шул хакта китапханәбезгә килгән түбәнкамалыларга да сөйләдек, шагыйрьнең кайбер әсәрләрен кычкырып укыдык.