Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Гаилә - бәхет ачкычы"

Гаилә – бәхет ачкычы, дип белми әйтмәгән борынгылар. Ә “бәхет” сүзенә барысы да сыеп беткән: күңел тынычлыгы да, бер-береңә кадер-хөрмәт тә... Әлбәттә, гаиләдә дуслык-татулык хөкем сөргәндә, гаилә әгъзалары бер-берсен аңлап, бер җан булып яшәгәндә генә ирешергә мөмкин боларның барысына да. Нәкъ Гайнемөхәммәтовлар гаиләсендәге кебек. Шәһәрбездә генә түгел, аларны республика һәм илнең башка төбәкләрендә дә яхшы беләләр. Күпсанлы бәйге-фестивальләр лауреаты алар, шәһәр, республика күләмендә үткәрелә торган бәйрәм-чараларның даими катнашучылары. 15 май – Гаилә көненә багышланган күргәмәбезне дә шушы матур гаиләгә багышладык. Кайсы гына газета-журнал битләрендә балкымаган икән үзләре!