""Килде ул көн, җирне нурга күмеп"
9 Майда Бөек Җиңүгә 80 ел тулды. Шул уңайдан китапханәбездә ай ахырына кадәр “Килде ул көн, җирне нурга күмеп...” китап күргәзмәсе эшләячәк. Әйе, ул көнне әби-бабайларыбыз бик озак көткән. Миллионнарның батырлыгы, тырышлыгы, ватанпәрвәрлеге нәтиҗәсендә килә ул көн. Туган ил тынычлыгы, киләчәк яшь буыннарның бәхетле язмышы өчен күпме кеше гомерләрен фида кыла! Мәңгелек дан аларга! Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар да әнә шундый курку белмәс затлар, аларның тарихта мәңге җуелмас каһарманлыгы турында.