Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

ЯҢА КИТАП

Сугыш чоры баласы, күренекле шагыйрә Гөлчирә Ибатуллинаның туган ягы Апас районы Олы Болгаер авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм "Кырык бердә тудык" дип исемләнгән китабын тәкъдим итү чарасы булып узды . Өченче китабын нәшер итүдә булышкан авылдашы Биектау районы ООО "Полигон"директор урынбасары Әнсар Галиевка автор бик зур рәхмәтләрен җиткерә.
Ул китап безнең китапханәгә дә бүләк ителде. Китапта Бөек Җиңүгә, МХО да хезмәт иткән егетләргә, туган ягына багышланган шигырьләр, "Әти дип әйтә алмадык" дигән хикәясе басылган.
Яңа китап белән танышырга китапханәдә көтеп калабыз.

https://vk.com/wall-212012128_3465