Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

ЯҢА КИТАП

Аллаһы Тәгалә аңа сәләтне өеп биргән. Җырчы, гармунчы, шагыйрь... Баксаң, хикәяләр остасы да икән әле Мөнҗия апа Хәлимова!
Аның китапханәбезгә бүләк иткән "Нигез зары" китабын тын да алмый укыдык.
Былтыр Казанның "Яз" нәшриятында басылган әлеге җыентыкта берничә хикәясе тупланган. Ә аларны ул тормыштан алган. "Бу язмаларны күргән, укыган кешеләр ата- бабаларыбыздан килгән рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне хәтерләрендә яңартыр, ялгыш адымнардан сакланыр", - дип ышана автор.
Кадерле укучыларыбыз, яңа басма белән танышырга сезне дә китапханәбезгә чакырабыз. Тормыш мәгънәсе турында бергәләп уйланыйк әле.