Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Кулыңнан гөлләр тама"

26 апрельдә бөтен татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 139 еллыгын билгеләп үтте. Матур гадәт буенча, татарның бөек улы быел да милләттәшләрен һәйкәле янында җыйды.
Бәйрәм чаралары шагыйрь исемен йөртүче уку һәм ял паркында да гөрләде. Билгеле инде, әлеге чарадан Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады.
Бәйрәмгә килгән түбәнкамалыларны һәм шәһәребез кунакларын сувенир түбәтәй ясарга өйрәттек. "Кулыңнан гөлләр тама" проекты кысаларында үткән осталык дәресе олысында да, кечесендә дә зур кызыксыну уятты. Китап күргәзмәсе, татар халкының милли киемнәре турында сөйләвебезне дә тын да алмый тыңладылар. Кайберләрен үз күзләре белән күреп, киеп тә карый алдылар әле.

https://vk.com/wall-212012128_3434