ГОД КАЮМА НАСЫРИ
Каюм Насыйриның китап төпләгәнен, көзге ясаганын, электр тогы ярдәмендә крахмал хәзерләгәнен, дару үләннәрен җыеп киптергәнен, балта остасы булганын белә идегезме? Ә менә бүген 35 нче лицейның 8 нче сыйныф укучылары бу турыда бик күп мәгълүмат белән танышты. Ул гына да түгел, Каюм Насыйри турында башка бик күп кызыклы фактлар барлыгын белде. Чара ахырында укучыларыбыз викторина сорауларына узыша-узыша җавап биреп, татлы бүләкләр алдылар.