ЙӨРӘКЛӘРДӘ ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕ...
Апрель аенда Тукай белән бәйле чаралар, язгы яңгырдан соң үләннәр шытып чыккан кебек, бер-бер артлы үткәрелә.
Менә инде 139 ел бөтен татар дөньясы яз җитүен көтә, барыннан да бигрәк - апрель ае, бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын, аның мирасын барлау максатыннан уздырыла.
22 нче апрель көнне медицина көллияте студентлары өчен безнең китапханә хезмәткәрләре дә Тукай иҗатына багышланган шигърият сәгате үткәрде. Студентлар шагыйрь тормышыннан һәм иҗатыннан кызыклы фактлар белде, "Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре" китабы һәм әдәби музейда саклана торган шәхси әйберләре белән танышты.