Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

БИБЛИОНОЧЬ-2025

Яңа китаплар белән танышу, мавыктыргыч уеннар, нәфис фильм карау, күңелле осталык дәресе, җыр-моң - быелгы "Китапханәдә төн" акциясе әнә шундый якты мизгелләре белән истә калыр, мөгаен. Олысы да, кечесе дә күңеленә якын шөгыль тапты анда.
Ә быелгы чараны 37нче китапханәдә эшләүче хезмәттәшләребез белән бергә үткәрдек. Ул Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланды.
Тәүдә, китап сөючеләрне фондыбызда саклана торган Бөек Ватан сугышы турында китаплар белән таныштырдык.
Сталинград сугышына багышланган квест, осталык дәресе дә укучыларны битараф калдырмады. Малайлар һәм кызларның Георгий тасмасыннан үз куллары белән ясаган брошканы чарага килгән өлкәннәргә бүләк итүе кичәнең иң дулкынландыргыч мизгеленә әйләнде.Ирек Гайнемөхәммәтовның чыгышы ямь өстенә ямь булды. Рәзинә һәм Флүр Гайнемөхәммәтовлар, "Талир тәңкә" ансамбле җырчылары Мөнҗия Хәлимова, Флүр Гәрәев башкаруындагы җырлар чараны якты төсләр белән баетты.

https://vk.com/wall-212012128_3419