Проект "Буыннар багланышы"("Преемственность поколений").
"Буыннар багланышы" ("Преемственность поколений") проекты кысаларында, җирле тарихчы, шәҗәрәләр төзү остасы, китапханәбезнең актив укучысы Мансур Ганиев белән осталык дәресе оештырдык.
Ул безгә нәсел шәҗәрәсен төзү, аларны әзерләү өстендә нәтиҗәле эшләү алымнары хакында сөйләде, үзе төзегән шәҗәрәләр мисалында авыллар тарихларын язу буенча методик киңәшләрен бирде, тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Аның үзенә республикакүләм "Нәселебез шәҗәрәсе" конкурсында катнашу өчен язмаларын әзерләү, төзәтүләр өстендә эшләү юнәлешендә, язмаларны бәйгегә почта аша җибәрү кебек практик яктан ярдәм иттек. Хәзер, бергәләшеп, укучыбызның җиңүен көтәбез.