НӘҮРҮЗ
Нәүрүз безнең эрага кадәр үк уздырылган. Тарихи чыганаклар
шул хакта сөйли. «Нәүрүз» сүзе «яңа көн» дигәнне аңлата,
язын көн белән төн тигезләшкән вакытта - 21-22 нче мартта
үткәрелә. Бу бәйрәм бик киң таралган, аны дөньяның
дистәләгән илендә билгеләп үтәләр. Россиядә әлеге бәйрәм Татарстан, Башкортстан һәм
Дагыстанда популяр.
2009 нчы елда Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган
мәдәни мирасы исемлегенә кертелә, ә 21 нче март «Халыкара
Нәүрүз көне» дип игълан ителә.
https://vk.com/wall-212012128_3335