"Кунакчыл Тубән Кама" фронтовик-язучы Нәби Дәүлинең тууына 120 ел "Кайтмый - еллар, кайталар җырлар..."
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 80 еллыгын каршылап...
Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә күренекле әдип, шагыйрь, публицист, драматург, фронтовик-язучы Нәби Дәүлинең тормыш һәм иҗат юлына багышланган очрашу кичәсе узды. Язучыны искә алырга дип язучылар, укытучылар, студентлар, укучылар җыелган иде.
Кичәнең тантаналы өлеше искиткеч тәэсирле итеп башланды: Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре Нәби Дәүли шигырьләрен сөйләп, тамашачы күңеленә язучының көчле рухын җиткерделәр. Кунакларны китапханә директоры Гөлназ Рәмзил кызы Арсланова сәламләде.
Шунысы кадерле тоелды: очрашуга Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина кайткан иде. Истәлекләре белән уртаклашканнан соң, ул әтисенең сугыш чорындагы шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Яшәү белән үлем арасында» дигән повестеннән һәм туган авылы Миләүшәгә багышланган поэмасыннан өзекләр укып үтте. Шулай ук, әтисенең ачы тормыш юлы узуын, сугыш тәмамлангач та, әсәрләрен бастырырга рөхсәт итмәүләрен, озак еллар буе Аккош күлендәге Язучыларның иҗат йортында яшәвен, анда каравылчы кебек төрле эшләр башкаруын искә алды.
https://vk.com/wall-212012128_3358