КУЛЫҢНАН ГӨЛЛӘР ТАМА
Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Э.Гайнемөхәммәтова "Кулыңнан гөлләр тама" проектын дәвам итеп, медицина көллиятендә укучы студент кызлар белән китапханәдә осталык дәресе үткәрде.
Кызлар бүгенге дәрестә билбау белән кесә тегү ысулларына төшенделәр, өлгеләрен ясадылар. Алдагы дәресләрдә кесәгә милли орнамент төшереп, сәйләннәр белән бизәргә өйрәнәчәкләр.