Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

БЕЗ - ҖӘЛИЛ ОНЫКЛАРЫ

Бүген безнең китапханә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 119 ел уңаеннан 1 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "Без - Җәлил оныклары" дип исемләнгән квест үткәрде.
Чарада балалар Герой-шагыйрьнең иҗаты белән танышып, зур кызыксыну белән китап күргәзмәсен карады. Квест биремнәрен үтәп, үзләренең белемнәрен ныгытты, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде.
Чара кызыклы һәм эчтәлекле узды.