Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

ИГЪТИБАР, ЯҢА КИТАП!

«Мунча ташы» юмор театрының тамашасын карамаган татар бар микән?!

Ә «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе, әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдуллин бездә кунакта!!!

Ул Татарстан Республикасы Түбән Кама районы Шәңгәлче авылы тарихы, ягъни үз авылы тарихына багышлап язылган “Шәңгәлче” дип исемләнгән китабын беренчеләрдән булып безнең китапханәгә тапшырды.
Әлеге китапта авылның үткәне, борынгы тарихы, кешеләрнең яшәү-көнкүреше сурәтләнә. Шәңгәлченең борынгы чордан башлап, хәзерге көнгә кадәр булган тарихы яктыртыла.

https://vk.com/wall-212012128_3273