Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

КҮРГӘЗМӘГӘ КҮЗӘТҮ

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан китапханәбездә "Илен данга күмгәннәрнең исеме Ил хәтере кебек мәңгелек ..." дип исемләнгән тарихи-моңсу күргәзмә эшләнде.

Анда Бөек Җиңүне, аның каһарманнарын күрсәткән, фронттагы яңалыклар, хәлиткеч бәрелешләр турындагы фундаменталь китаплар белән бергә, Бөек җиңүне якынайткан кешеләр, балачагын сугыш урлаган балалар истәлекләре, тыл батырлары - хатын кызларыбызның күзгә күренмәс көндәлек фидакяр хезмәтләре, күз яшьләре чыгаручы язмышлары хакындагы әсәрләр куелды.

Күргәзмә гади түгел, ә, бәлки, сөйләп торучы күргәзмә форматында эшләп, айга бер тапкыр тирән эчтәлекле китаплар хакында сөйләүне күз уңында тота.

Әйдәгез, дуслар, бергә тыңлыйк, бу безнең җиңүне якынайтучыларга, безнең бәхетебез өчен башлар салучыларга рәхмәтебез булып барып ирешсен.

https://vk.com/wall-212012128_3262