Татар зыялылары:ДӘРДЕМӘНД
Татар халкы элек-электән зыялы ул-кызлары белән дан тоткан. Шундый олпат шәхесләребезнең берсе - шагыйрь, хәйрияче, химаяче, нәшир, Беренче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең алтын короле Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) турында бүген шәһәрнең медицина көллиятендә белем алучы егет-кызларга да сөйләдек. Чара "Пушкин картасы" проекты кысаларында үтте.
Яшьләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат ишетеп кенә калмады, аның шигырьләре, хикәяләре белән дә якыннан танышты. Викторина сорауларына җавап биреп, татлы бүләкләргә ия булды.