Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ: ДӘРДЕМӘНД

"Сөләйман" кафесында Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре катнашында узган чараның чираттагысы шагыйрь, хәйрияче, химаяче Дәрдемәнднең (Закир Рәмиев) тормыш юлы һәм иҗатына багышланды.
Мәчеткә йөрүчеләр өчен уздырыла торган чараларның исәп буенча дүртенчесе бу. "Татар зыялылары: тарихи портретлар" циклы кысаларында М.Мәһдиев, Ш.Мәрҗани, М.Бубый турында сөйләгән булсак, Дәрдемәнд белән бәйле кызыклы мәгълүматларны да мөкибббән китеп тыңлады кафега килүчеләр.