Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

Яңа ел квесты

Яңа елны каршы алган көннәрдә нинди генә тылсым, могҗизалар булмый! Моңа кечкенә укучыларыбыз да инанды: бүген аларны китапханәбездә Убырлы белән Кар бабай каршы алды. Яшь дусларына ярдәм сорап килүләре икән. Баксаң, Кыш бабай бәлага юлыккан: үзенең күчтәнәчләр салган капчыгын югалткан.

Ә аны табу, ай-һай, җиңел эш түгел. Моның өчен балаларга төрледән-төрле биремнәр һәм сынаулар үтәргә туры килде. Дуслык, бердәмлек җиңеп чыкты: уртак тырышлык белән укучылар Кыш бабайның тылсымлы капчыгын тапты. Соңыннан Кар бабай һәм Убырлы белән истәлеккә фотога да төштеләр әле.

Әйе, тормышта могҗизалар адым саен булып тора. Аны бары күрә белергә генә кирәк. Яңа елда һәр укучыбызның тылсымга ышанып, өметен сүндермичә яшәвен теләп калабыз!