ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ: ТАРИХИ ПОРТРЕТЛАР
Кем ул Мөхлисә Бубый?
Ничек ул мөселман дөньясында беренче казыя дәрәҗәсенә ирешкән?
Кем аңа бу мәртәбәле һәм җаваплы эшне йөкләгән?
Бүген без, Кол Гали китапханәчеләре, мөслимәләргә, абыстайларга зыялы, гадел, данлыклы Мөслисә Бубыйның тормыш юлын сөйләдек, аның, мәгърифәт учакларын кабызып, татар хатын-кызларына үз урыннарын, үз вазифаларын, хокукларын төшендергән шәхес булуы турында мәгълүмат бирдек, шушы һәм башка сорауларга җавап таптык.
Әлеге очрашу Мөхлисә Бубыйның тууына 155 ел тулу уңаеннан, "Татар зыялылары: тарихи портретлар" дип исемләнгән проект кысаларында чираттагы очрашу булып торды.