"Сүзләр кирәкми, бары сокланыгыз"
Һәр халыкның үзенә генә хас киемнәре, гореф-гадәтләре, киенү культурасы бар, аларда милләтнең йөзе, милли үзенчәлекләре чагыла. Нинди матур бит безнең татар кием-салымы: бәби итәк, калфак, изү, путалар! Бүген инде күпләребез киенү зәвыгы ягыннан көнбатышка - Европага йөз тота, ә үзебезнең милли асылыбызны, борынгыдан килгән мирасыбызны ничек тә саклап каласы иде, дигән максатны алга куеп, матур, зәвыклы кием аша татарлыгыбыз белән горурлану хисе тәрбияләүне күзаллап, китапханәбездә "Кулыңнан гөлләр тама" дип исемләнгән, шәһәребезнең "Ак калфак" оешмасы белән уртак проектны гамәлгә куйдык. Студент яшьләребезгә үзебезнең киемнәребезнең затлылыгын, уникальлеген, матурлыгын күрсәтүне максат итеп, шул матурлыкны яшьләребезнең үзләре тарафыннан ясауны оештырдык. Әлеге проектыбыз Мәдәният министрлыгының грантын отканнан соң, проект җитәкчесе, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Эльмира Гайнемөхәммәтова кул астында, китапханәдә һәм медицина көллиятенең татар теле кабинетында эш гөрләде: кызлар күлмәкне дә, калфак-изүне дә үзләре тектеләр, аннан аны милли чигү үрнәкләре белән бизәделәр.
Һәм чып-чынлыклап үзләре тудырган матурлыкка гашыйк булып, тизрәк өлгертеп, үзләре үк киеп карап башкаларга күрсәтеп, эшләренең нәтиҗәсен күрәселәре килде. Үзләре үк дефиле оештырып, аны җыр-биюләр белән баетып, китапханәче Айгөл Гәрәева җитәкчелегендә концерт-тәкъдим итү программасы әзерләделәр.
Һәм әйтергә кирәк, үзләрен чын модельләр, чын артистлардай тоттылар һәм зур залга җыелган группадашлары каршында искиткеч чыгыш ясадылар.
Ак калфак оешмасы җитәкчесе Галиуллина Гөлсинә Ибраһим кызы төркем җитәкчеләре булган Ләйлә Илсур кызына һәм Солтания ханымга олы рәхмәтен җиткерде һәм үзенең бүләген - татар яулыгын бүләк итте.
Кызларның һәм Кол Гали китапханәсе хезмәткәрләренең эшенә зур бәя биреп, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасының башкарма директоры Фирдәвис Ханов рәхмәтләр җиткерде, алга таба әлеге юнәлештә эшләү зарурлыгына басым ясады.