Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

ТАТАР ЗЫЯЛЫЛАРЫ: ТАРИХИ ПОРТРЕТЛАР

үбән Кама үзәк мәчете тыңлаучылары өчен "Татар зыялылары: тарихи портретлар" проекты лекцияләр циклының чираттагы чарасы күренекле дин әһеле, галим, мәгърифәтче, археолог, этнограф, фәлсәфәче Шиһабетдин Мәрҗани иҗатына багышланды.

 

Татар тарихын системалы өйрәнгән, дини белем белән беррәттән дөньяви белемнең зур әһәмияткә ия булуын яхшы аңлаган галимнең балачагы, яшүсмер чакларына күз салып, галимнең динебез, телебез үсешенә керткән зур хезмәтләре турында бай мәгълүмат бирдек.