Городская национально-краеведческая библиотека - филиал № 30 им. К. Гали

"Ияләр иясен олылап..."

2024 ел Түбән Кама китапханәләр берләшмәсендә күренекле рәссам, сынчы, агач уймалар остасы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, шәһәрдәшебез Әхсән Сарим улы Фәтхетдинов елы дип игълан ителеп, ел дәвамында китапханәләрдә күп кенә чаралар уздырылды. Аталган елның йомгаклау утырышы - Түгәрәк өстәл Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә уздырылды.Чарада укытучылар, тәрбиячеләр, Аксакаллар оешмасы вәкилләре, китапханәчеләр, Казан шәһәреннән Халык рәссамы - А.Фәтхетдиновның укучысы һәм дәвамчысы булган Мөдәрис Минһаҗев,Түбән Кама рәссамы Марат Әфләтунов, комплекслы музей директоры Лилия Гатауллина һ.б.катнаштылар һәм Оста хакында җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Әхсән абыйның туганы - Гөлшат Газизова абыйларын искә алып, искиткеч җылы, тирән эчтәлекле чара үткәрүләре өчен китапханәләр берләшмәсенә рәхмәт сүзләре әйтте.Түгәрәк өстәл бик җылы һәм якты булды.

 

Чарада катнашкан һәркем эмоциональ яктан баеп, күңелләре нечкәреп, тата булулары белән горурлык хисләре кичереп таралыштылар.