"Татар зыялылары: тарихи портретлар" проекты
Түбән Кама үзәк мәчете тыңлаучылары өчен "Татар зыялылары: тарихи портретлар" проекты лекцияләр циклын башлап җибәрдек.
Беренче чарабызны китапханәбез мөдире Гүзәлия ханым Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевның "Ачы тәҗрибә авазы" дигән истәлекләр китабындагы "Соңга калган остазлар" әсәренә таянып Арча муллалары язмышы, 1930 нчы елларда иң нык мәсхәрә ителгән кешеләр булуын, ул чордагы бер гаепсез күрелгән хәсрәтләр, нигезсезгә кулга алулар, җинаять эшләре ачу темаларына багышлады.
Мондый эчтәлекле чаралар, тыңлаучылар күңеленә хуш килгәндер дигән фикердә калыйк.